Билеты КВН

Лица с обложки

Резеда
Red Bull
Альберт
Китеж

Юбиляры

02 июля Резеда Абдуллина ИРА
02 июля Елизавета Пузырева Пена
02 июля Полина Крылова Трудный возраст
03 июля Тимур Ельшевский Весёлые ребята
04 июля Тагир Салахов Юность
04 июля Ралина Арабова Энерджи 1999
05 июля Алина Абдуллина МуЖенская логика
05 июля Амир Лутфуллин Попкорн
05 июля Ариана Файзуллина Мандарин
06 июля Константин Таланов Энерджи 1999

Видео

2019. Вторая 1/8 "Республики", часть 2

Партнеры

 

«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивалендә Уфа командасы Гран-При алды


14.03.2025 13 мартта Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале үтте. Әлеге уен 2025 ел сезонын ачып җибәрде: биредә Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән барлыгы 21 команда көч сынашты. Җиңү өчен 21 команда ярышты.
Смотреть все фотографии

Фестивальдә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының даими катнашучыларыннан тыш, яңа командалар да шактый иде. Алар барысы да 9-13 мартта «Мирас» балалар сәламәтләндерү лагеренда уенга әзерләнде. Берничә көн дәвамында катнашучылар уенның кураторлары һәм редакторлары белән берлектә үз чыгышларын хәзерләде.

Традиция буенча, татарча КВН лигасы сезоны Зур фестивальдән башлана. Район, шәһәрләрдән катнашырга теләгән командалар җыела. Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән командалар телевизион сезонга алына. Төп сезон дүрт этаптан тора: чирекфинал, ярымфинал һәм финал.

«Әйдә, ШаяРТ!» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

Уенны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев тамаша кылды.

Бу юлы Зур фестивальне Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы, «Шалт, Мөхәммәтҗан» проекты җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, Махсус хәрби операция катнашучысы, «Əйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының 2019-2020 еллардагы чемпионы, стендап-комик Ленар Галәү бәяләде.

«Ничә ел дәвамында жюри әгъзасы булып, ел саен шундый фикерләр туа. Тагын нәрсә белән гаҗәпләндерә алырлар командалар? Шаяртмаган ситуация, мәзәк калмады, бигрәк тә татарда. Ләкин быелгы фестиваль татар КВНының яңа яссылыгын күрсәтте», – диде Айваз Садыйров.

Нәтиҗәдә, номинацияләр түбәндәгечә бүленде:

  • «Фестиваль ачылышы» — «Шәлперәймәс егетләр» (ИФМК, КФУ, Казан). Бүләк – 5 мең сум.

  • «Иң яхшы мәзәк» — «Яратам» (Казан). Бүләк – 5 мең сум.

  • «Иң яхшы актриса» — Лия Моррис («Керәшеннәр») һәм Камилә (Әтнә районы).

  • «Иң яхшы актер» — Камил («Татфак», КФУ).

  • 3 урын — «Безнекеләр» (Чирмешән районы). Бүләк – 10 мең сум.

  • 2 урын — «Зыян гына» (КДАУ, Казан). Бүләк – 10 мең сум.

  • 1 урын — «Сабалетта» такымы (Саба). Бүләк – 10 мең сум.

Гран-Прига Уфа шәһәреннән «ӨФӨ» командасы лаек булды. Аларга 50 мең сум тапшырылды.


О нас История клуба Устав Новости Афиша Схема сезона Редакторы Команды Контакты Лиги Официальная лига "Республика" Лига "Алга" Лига работающей молодежи КВН РТ Чемпионат КВН РТ Татарская лига КВН РТ Юниор-лига КВН РТ Первая лига МС КВН Медиа Видео Фотоальбомы Школа КВН Школа МС КВН 2020 Подать заявку Кадры

© Клуб весёлых и Находчивых Республики Татарстан.
Все права защищены.

ВК Youtube Telegram
Сайт сделал Выдр